ТР Юстиция министрлыгында нефть тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2008 елның 27 декабре, шимбә
2008 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында нефть тармагын үстерү максатларында федераль законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары – Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Министрлыклары вәкилләре, шулай ук нефть компанияләре – “Нефтеконсорциум” ЯАҖ һәм “Татнефть” ААҖ вәкилләре катнаштылар. Утырыш Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә узды.
Эшче төркемнең беренче утырышы узганнан соң шактый эш эшләнде: файдалы казылмаларны эзләү, тикшерү һәм табу объектларын урнаштыру өчен җир участокларын бирү тәртибен гадиләштерү, инженер һәм проект документациясе нәтиҗәләрен дәүләт экспертизасы процедурасының үтә күренмәлеген үстерү максатларында Россия Федерациясе Җир һәм Шәһәр төзелеше кодексларына үзгәрешләр кертүне күздә тота торган ике федераль закон проекты әзерләнде һәм килештерелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов исеменә Россия Федерациясенең Федераль Җыенындагы Татарстан Республикасы вәкилләренә нефть тармагын үстерү мәсьәләләренә җавап бирә торган һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасында тикшерүнең төрле стадияләрендә булган закон проектлары буенча закон чыгару процедурасын кабул итүне тизләйтү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген карау турында хат язылды.
Шулай ук федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча республиканың нефть компанияләреннән кергән тәкъдимнәр хәзергә тикле күпсанлы дискуссияләр өчен җирлек булып тора.
Беренче чиратта шундыйларга яңа төр җирләр – “җир асты байлыкларының дәүләт фонды җирләре” категориясен кертү турындагы тәкъдимнәр карый. Эшче төркем әгъзаларының уртак фикере буенча, әлеге тәкъдим җентекле концептуаль эшләп бетерүне таләп итә.
Фикер алышу барышында файдалы казылмаларны табу, эзләү җирләрен капиталь төзү объекты дип танып буламы дигән сорау берничә тапкыр күтәрелде. Объектларны урнаштырганда алынырга тиешле рөхсәт бирү документациясенең исәбе әлеге шартлар белән бәйле.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча федераль закон проектлары буенча эшче төркем тарафыннан әзерләнгән тиешле процедураларны алга таба уздыру, “җир асты байлыкларының дәүләт фонды җирләре” җир категориясен кертү буенча нигезләү материалларын эшләү, шулай ук “капиталь төзү объекты” төшенчәсенә аңлатма бирү мәсьәләсе турында карар кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International