Юристлар династиясе Казандагы сайлауларда катнашты

2026 елның 20 сентябре, якшәмбе

Сайлау участогына юридик династияне өч буында тәкъдим итүче Шакировлар гаиләсе килде. Айдар Шакиров үзен әтисе кебек үк юридик һөнәргә багышлаган кызы белән тавыш бирде.

Юрист һөнәре гаилә өчен уртак эшкә әйләнгән: Айдар Шакировның әтисе, үзе һәм кызы үзләрен хокук өлкәсенә багышлыйлар. Династиянең хокук өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 80 елдан артып китә.

“Без һәрвакыт сайлауларга йөрибез - бу безнең гаиләдә яхшы традиция. Мин юрист, кызым юрист, һәм минем әтием юрист иде. Безнең өчен килү һәм тавыш бирү табигый хәл. Безгә республикабызның һәм илебезнең кая таба хәрәкәт итүе мөһим”, - диде Айдар Шакиров.

Сез дә тавыш бирергә килегез! Сайлау участоклары 20:00 гә кадәр эшли. Киләчәкне бергә сайлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International