Татарстанда IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның соңгы, өченче көне бара. Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре читтә калмады - сайлау участокларына алар ирләре, хатыннары һәм балалары белән килделәр.
Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең балалары өчен үзенчәлекле көн: аларның кайберләре беренче тапкыр тавыш бирде.
“Мин бу көнне бик озак көттем! Ниһаять, мин дә урнага бюллетеньне салдым һәм минем тавышым да исәпкә алынуын аңлау хисе туды”, - дип уртаклашты Камилла Гайсина.
Аның хисләрен коллективтагы башка яшь сайлаучылар да уртаклаша.
“Дулкынландым билгеле. Әмма сайлау ясап билге куйганда кулым калтырамады”, - диде Тимофей Арзамасцев елмаеп.
Тәҗрибәле хезмәткәрләр гаилә белән тавыш бирү яхшы традициягә әверелде, диләр.
“Тавыш бирергә барыбыз бергә килдек. Безнең өчен бу гаиләнең республикабызның киләчәгенә керткән уртак өлеше”, - дип билгеләп үтте Министрлык хезмәткәре Дарья Бекмансурова.
Сайлау участоклары 20:00 гә кадәр ачык - гражданлык позициясен күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!