Ни өчен юл-транспорт һәлакәте урыныннан китәргә ярамый: ТР Юстиция министрлыгы машина йөртүчеләргә җаваплылык турында искә төшерә

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Һәлакәт урыныннан качу омтылышы, хәтта ул бик кечкенә генә булса да, бер елдан алып ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү рәвешендәге җәзага яки административ кулга алуга китерә.“Зыян күрүнең зур булмавы яки бәрелешү турында хәбәрдар булмау турындагы дәлилләр аклану була алмый”, - дип кисәтә Казанның Яңа Савин районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы Марат Ибраһимов.

Аның сүзләренә караганда, транспорт чарасы белән идарә итү, зур куркынычлылык чыганагы буларак, машина йөртүчегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, игътибарлылык күрсәтү һәм хәрәкәттә катнашучыларның гомеренә, сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә куркыныч тудырмау бурычын йөкли.

Судья машина йөртүчеләрнең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре сүзләренә таянып һәлакәт урыныннан китү очракларына аерым игътибар бирде. Суд карарында: “Машина йөртүченең һәлакәт урыныннан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре әйткәнгә күрә китүе турындагы дәлилләр аклану була алмый”, - дип күрсәтелгән. Юл-транспорт һәлакәтенә катнашы булган машина йөртүченең бурычы - ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәнне көтеп тору яки һәлакәт турында мөстәкыйль хәбәр итү.

Марат Ибраһимов закон авариядә катнашучыга гаебе булу-булмауга карамастан әлеге эштә катнашу бурычын йөкли дип ассызыклый. Юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китү - автомобильдәме, атлапмы яки йөгерепме - барлык очракта да административ җаваплылыкка китерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International