Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында конкурс комиссиясе утырышы
2008 елның 29 декабре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының оештыру эше бүлеге башлыгы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары белән Чашин Александр Михайлович җиңүче дип танылды.
ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара бәйләнешне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеген хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлеге башлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча Иванова Гөлнара Ильинична җиңүче булды.