Дәүләт Думасы кертелгән барлык закон проектларын Иҗтимагый палата экспертизасына җибәрәчәк

2009 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
РФ Президенты “РФ Иҗтимагый палатасы турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды. Закон “Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы турында” Федераль законның Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының максат-бурычлары һәм вәкаләтләренә кагылышлы бертөркем нигезләмәләрен тәгаенләүгә, шулай ук аның эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
РФ Иҗтимагый палатасы тарафыннан закон проектларына экспертиза үткәрү тәртибен тәгаенли торган нигезләмәләр концептуаль яктан мөһим булып торалар.
Бүгенге көндә закон проектлары аларга экспертиза үткәрү өчен Иҗтимагый палата соравы нигезендә җибәрелә. Моннан аермалы буларак, Дәүләт Думасы РФ Иҗтимагый палатасына үзенә кертелгән барлык закон проектларын тәкъдим итәчәк дип билгеләнә. Дәүләт тарафыннан гражданнарны ирекләреннән мәхрүм итү яки чикләү, арест, җинаять яки административ хокук бозу кылу сәбәпле мөлкәтләрен алу яки конфискацияләүгә кагылышлы закон проектларына карата РФ Иҗтимагый палатасы тиешле дәүләт органнары һәм оешмаларга мөрәҗәгать итеп, закон проекты буенча эксперт йомгаклавын алырга хаклы.
Федераль закон нигезендә РФ Иҗтимагый палатасы РФ субъектларында оешкан иҗтимагый палаталарга, эшчәнлекләре граждан җәмгыяте үсешенә юнәлдерелгән иҗтимагый оешмаларга мәгълүмати, методик һәм бүтән төрле ярдәм күрсәтә.
Үз функцияләрен тормышка ашыру максатларында РФ Иҗтимагый палатасы үз регламенты белән каралган тәртиптә иҗтимагый мөһим мәсьәләләр буенча граждан форумнары, тыңлаулар һәм башка чаралар уздыра.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International