Социаль юл йөрү билетлары турында

2009 елның 11 гыйнвары, якшәмбе
2008 елның 18 декабрендәге 899 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасында айлык бердәм социаль юл йөрү билетлары һәм балалар өчен айлык бердәм социаль юл йөрү билетлары бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Инвалид балалар, күпбалалы гаиләләрдән булган балалар, гомуми белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы балаларга алар укуларын тәмамлаганчы (әмма аларга 18 яшь тулганчы), ятим һәм караучысыз калган балалар өчен айлык бердәм социаль юл йөрү билеты 150 сумнан 165 сумга кадәр арта.
Калган категория гражданнар өчен айлык бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе 250 сумнан 274 сумга кадәр арта.
Карар 2009 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International