Президент суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керү хакындагы законга кул куйды

2009 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
РФ Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керүне тәэмин итү хакында” Федераль законга кул куйды.
Закон гражданнар, оешма, иҗтимагый берләшмәләр, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының Россия Федерациясе судлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керүләре белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән.
Федераль закон белән әлеге мәгълүматка керүнең төп принциплары һәм юллары, аны бирү тәртибе (шул исәптән сораулар буенча), шулай ук сорала торган мәгълүмат чикле даирә өчен булган, суд эшчәнлегенә тыкшыну, мәгълүмат бирү суд процессында катнашучыларның куркынычысызлыгын тәэмин итүдә киртәләр тудырган һәм башка очракларда суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны бирү мөмкинлеге булмаган очракларның нигезләмәләре билгеләнә. Аерым бүлек суд, РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты һәм аның органнарының, шулай ук суд җәмәгатьчелеге органнарының массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешләренә башышлана.
Суд эшчәнлеге турындагы мәгълүматны Интернет челтәрендә урнаштыруга шактый әһәмият бирелә. Әлеге мәгълүмат түбәндәгеләрне үз эченә ала: суд актлары, аларны урнаштыру тәртибе Федераль законда билгеләнгән таләпләргә җавап бирергә тиеш; эшнең суд инстанцияләрендә каралуы һәм суд актларына шикаять бирү тәртибе турындагы мәгълүмат; суд статистикасы мәгълүматлары; судлар, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты һәм аның органнары, суд җәмәгатьчелеге органнары турындагы мәгълүмат; әлеге мәгълүматтан файдаланучыларның законлы иҗтыяҗларын һәм хокукларын тормышка ашыру өчен кирәкле башка мәгълүмат.
Федераль законның тәэсир көче Россия Федерациясенең суд системасын тәшкил итүче барлык судларга да кагыла.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International