Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышында

2009 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Комитет әгъзалары Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан тәкъдим ителгән “2009 елга, 2010 һәм 2011 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы проекты хакында фикер алыштылар. Закон проекты Ведомствоара координация комитеты әгъзалары тарафыннан хупланды һәм Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Регламенты белән каралган тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертеләчәк.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International