Хезмәт базарында кризиска каршы чаралар

2009 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Бөтендөнья финанс кризисы шартларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тискәре тенденцияләрне киметү өчен киң чаралар комплексын кабул итә, шул исәптән хезмәт базарындагы хәлне җайга салуга юнәлтелгән кризиска каршы чаралар эшләнә.
Глобаль бөтендөнья финанс кризисының Татарстан Республикасы өчен тискәре нәтиҗәләрен булдырмау чараларының комплекслы планын әзерләү максатларында 08.01.2009 елдагы 7-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә эшче төркем оешты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын эшче төркемдә министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим итә.
Әлеге эшче төркемнең эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләрнең иҗтимагый эшләрне оештыру буенча үзара бәйләнешләре белән бәйле документлар пакетын әзерләүдә катнаша.
Күрсәтелгән тармактагы нәтиҗәле үзара бәйләнешне икеяклы килешүләр төзү юлы белән тәэмин итү күздә тотыла.
Шулай ук Татарстан Республикасындагы мәшгульлек үзәкләре һәм эш бирүчеләр арасында иҗтимагый эшләрне оештыру һәм уздыруда хезмәттәшлек турындагы килешүләр төзү күздә тотыла. Закон таләпләре нигезендә андый килешүләрнең шартлары булып җитештерү мөмкинлекләре, булдырылучы эш урыннары һәм анда катнашучылар саны, эшнең уздырылу урыны һәм холкы, эшнең башлану һәм тәмамлану вакыты, хезмәт хакы дәрәҗәсе, эшләнгән эшнең бәясе, аларны финанслау күләме һәм тәртибе, хезмәтне саклауны тәэмин итү буенча таләпләр билгеләнәчәк. Якларның килешүе буенча иҗтимагый эшләрне оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек турындагы килешүләрдә эш табуда авырлык кичерүче кешеләргә махсуслашкан шартлар булдыру күздә тотыла ала.
ТР Юстиция министрлыгы катнашында якларның килешүләре буенча хезмәт килешүләрен өзү очракларында эшкә урнаштыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән типовой документлар әзерләнде, “Татарстан Республикасында иҗтимагый эшләрне оештыру турында” ТР Министрлар Кабинеты карары проектына экспертиза уздырылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International