2009 елның гыйнварыннан суд приставлары бурычлы кешеләргә бурычлары хакында телефон аркылы хәбәр итәчәк

2009 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Федераль суд приставлары хезмәте (ФСПХ) 2009 елның гыйнварыннан бөтен Россия Федерациясе буйлап бурычлы гражданнарга бурычлары хакында телефон аркылы хәбәр итеп торачак.
Әлеге ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, мондый карар Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә башкарма производство буенча бурычлары булган гражданнарга бурычлары хакында телефон аркылы хәбәр итү буенча узган уңышлы тәҗрибәдән соң кабул ителде.
Моның өчен ФСПХның территориаль органы һәм Россия Федерациясенең тиешле субъектындагы телефон элемтәсе хезмәтләрен күрсәтүчеләр арасында бурычлы кешеләргә шалтыратуны уздыру хакында килешү төзеләчәк. Россия Федерациясенең шәхси мәгълүматның конфиденциальлегенә кагылышлы законнарын үтәү әлеге килешүне төзүнең мөһим шарты булып тора.
Шалтырату көн саен, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп 17 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр беренче уңышлы тоташтыруга кадәр башкарылачак.
Хәбәр итүнең әлеге төре башлыча гражданнарның мондый төр категорияләрен суд приставы-башкаручыга чакыру өчен кулланылачак.
Шул ук вакытта, башкарма производствода катнашучы затларга телефон аркылы хәбәр итү  хәбәр итү һәм чакыруның бүтән төрләрен (тапшыру турындагы уведомление белән повестка җибәрү, телефонограммалар, телеграммалар һ.б.) инкарь итми. Хәбәр итү яки чакыруның теге яки бу юлы тәгаен башкарма производство кысаларында килеп чыккан шартларны исәпкә алып суд приставы-башкаручы тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
 
Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International