ТР да юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында

2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү һәм “Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүнең өстәмә чаралары турында” 14.11.2007 елдагы ПУ-610 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан өстәмә чаралар кабул ителде.
Министрлык һәм ведомстволарга Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар кабул итү йөкләнде.
Эчке эшләр министрлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү һәм эзләү-коткару бүлекчәләренә махсус һәм механикалаштырылган җиһаз сатып алу; Юл йөрү кагыйдәләрен бозуны видеога төшерү системасын үстерү; Юл Хәрәкәте Куркынычсызлыгы Дәүләт Испекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны кабул итү шартларын яхшырту, транспорт чараларын теркәү буенча өстәмә пунктлар ачу (шул исәптән автосалон базасында) буенча; машина йөртүчеләр тарафыннан беренче медицина ярдәме күрсәтергә йөрәтү сыйфатын яхшырту максатында машина йөртүчеләр әзерли торган белем бирү учреждениеләре өчен лицензия таләпләрен камилләштерү буенча; Юл Хәрәкәте Куркынычсызлыгы Дәүләт Испекциясе хезмәткәрләре автомобильләрен беренче медицина ярдәме күрсәтүнең заманча чаралары белән җиһазлау һ.б. буенча чаралар эшләргә йөкләнде. Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына аерым алганда М7 автомобиль юлында гадәттән тыш һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә вакытында ярдәм күрсәтү өчен махсус вертолет мәйданчыклары белән җиһазлау буенча чаралар күрергә йөкләнде; Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына оператив хезмәтләрне чакыруның бердәм телефон номеры (“112” номеры) проектын гамәлгә ашыру эшен дәвам итү йөкләнде. Мәгариф һәм фән министрлыгына 18 яшь тулгач “А”, “В”, “С” категорияле машина йөртү таныклыгы алу перспективасы белән һәр база мәктәбендә автокласслар ачуны гамәлгә ашыру мәсьәләсен хәл итү йөкләнде; Сәламәтлек саклау министрлыгына “Казан-Оренбург”, “Мәскәү-Уфа” автомобиль юлларында милиция контроль постларында кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү пунктлары урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертү һ.б. йөкләнде.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International