Юстиция министры М.М.Корманов ТР Дәүләт Советы сессиясендә

2009 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов өченче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистры турында” закон проектын тәкъдим итте.
Әлеге закон проектын эшләү агымдагы елның 1 гыйнварыннан көченә кергән “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон кабул ителү белән аңлатыла.
Аерым алганда, Федераль закон белән “Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” законының 26.3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару мәсьәләләрен хәл итү кертелде.
Хәзерге вакытка РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын оештыру һәм алып баруга караган тәгаен нигезләмәләрне билгели торган норматив хокукый акт кабул ителмәгән.
Тәкъдим ителгән закон проекты республикадагы регистрны оештыру һәм алып баруга караган төп нигезләмәләрне генә үз эченә алган. Татарстан Республикасы законы белән җайга салынмаган регистрны оештыру һәм алып бару белән бәйле мөнәсәбәтләргә килгәндә, закон проектының 1 статьясы нигезендә әлеге мөнәсәбәтләр Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан җайга салыначак. Нәкъ менә законга ярдәмче актта муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару тәртибен җентекле регламентлаштыру мөмкинлеге булачак.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып баруга вәкаләтләнгән Татарстан Республикасы башкарма хакимият органы билгеләнәчәк.
Закон проекты өч укылышта кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International