ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып бара башлады
2009 елның 16 гыйнвары, җомга
2009 елның 1 гыйнварыннан алып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып бара башлады.
Реестр “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары хакында” 2008 елның 12 маендагы ПУ-205 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм “Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре реестрын оештыру һәм алып бару тәртибенең Нигезләмәсен раслау турында” 2008 елның 29 сентябрендәге ПУ-460 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә булдырылды һәм алып барыла.
Татарстан Республикасының административ-территориаль берәмлекләре реестрындагы барлык мәгълүмат ачык һәм аның белән барлык кеше дә таныша ала.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре реестрыннан өземтәләр һәм сорала торган мәгълүматның Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре реестрында булмаганлыгы хакындагы белешмәләр бирү хезмәтен күрсәтү буенча Административ регламент эшләнде.