Юстиция министры М.М.Корманов ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында

2009 елның 16 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе утырышында дүртенче чакырылыш Татарстан РеспубликасыДәүләт Советы Депутатына кандидатларның республика исемлеген теркәү мәсьәләләре тикшерелде: “Гадел Россия: Ватан (пенсионерлар) тормыш” сәяси партиянең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе, “Россия либераль-демократик партиясе”нең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар теркәлде. ТР Үзәк сайлау комиссиясе югарыда саналган партияләрнең кандидатлары исемлеген  теркәү турындагы карар кабул итте.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары “Россия патриотлары” партиясе үзәк сәяси советының “Россия патриотлары” сәяси партияенең ТРдагы төбәк бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт думасы депутатларын сайлауда катнашуның максатка ярашлылыгы турындагы карарын игътибарга алдылар.
Көн тәртибе нигезендә алдагы сайлауларга әзерләнү һәм аларны уздыру белән бәйле оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы буларак Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International