«Соло» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Казан ИТ-паркында «Соло» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтында узган финал йомгаклары буенча «Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте» категориясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәүче консультанты Екатерина Питернова өченче урынны алды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конкурста 80 меңгә якын кеше катнашты. 70 кеше 7 категория буенча уздырылган сайлап алу тесты буенча ярышның киләчәк этабына узды. Шушы этаптан соң һәр категориядә өч җиңүче суперфиналда катнашты. Барлык җиңүчеләргә дә кыйммәтле бүләкләр – ноутбуклар тапшырылды.

 

 


       


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International