Хөкүмәт ана капиталыннан файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте

2009 елның 17 гыйнвары, шимбә
Россия Федерациясе Премьер-министры В.В.Путин ана капиталын торак шартларны яхшырту өчен ана капиталыннан ире яки хатыны да файдалана алу мөмкинлеген бирүче үзгәрешләр кертте. Хәзер ана капиталыннан ипотека бурычларын түләү өчен хатын-кызларның рәсми ирләре дә файдалана ала. Моңарчы исә күпчелек ипотека кредитлары ата кешеләргә рәсмиләштерелгән булса да икенче һәм шуннан соң туган бала өчен бирелә торган ана капиталыннан бары хатын-кызларның гына файдалану хокукы бар иде.
Быел 300 меңгә якын сумны тәшкил итә торган сумманы балага өч яшь тулгач кына алып була. 2008 елның декабрь ае ахырында Россия Президенты Д.А.Медведев ана капиталын 2009 ел башыннан алып торак шартларын яхшыртырга тотарга рөхсәт бирә торган федераль законга кул куйды.
Билгеле булганча, 2006 елның октябрендә хөкүмәт икенче яки өченче баласын тапкан хатын-кызларга “ана капиталы” дип аталучы яңа социаль ташламаны кертә торган федераль закон проектын раслады. Баштан ана капиталы буларак бирелүче сумма 250 мең сумны тәшкил итә иде. Аны баланың белем алуы, Россиядә торак сатып алу өчен яки хатын-кыз пенсиясенең җыелма өлешен формалаштыруга гына сарыф итәргә мөмкин.
 
“Юридик Россия” федераль хокукый порталы материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International