“Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль закон кабул ителү сәбәпле РФның аерым закон актларына үзгәрешләр кертелде

2009 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе
Үзгәрешләр “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” 1992 елның 26 июнендәге 3132-1 номерлы РФ Законына, “Федерация Советы әгъзасы статусы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты статусы турында” 1994 елның 8 маендагы 3-ФЗ номерлы Федераль законга, “Россия Федерациясе Үзәк банкы турында” 2002 елның 10 июлендәге 86-ФЗ номерлы Федераль законга, “Россия Федерациясенең Хисап палатасы турында” 1995 елның 11 гыйнварындагы Федераль законга һ.б.ларга кертелде. Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аерым алганда, судья ел саен үзе судья вазыйфасын биләп торган судка табышы, милекче хокукындагы мөлкәте, мөлкәти йөкләмәләр турындагы белешмәләр, шулай ук хәләл җефете һәм балигъ булмаган балаларының табышы турындагы мәгълүматларны тапшырырга тиеш дип билгеләнә.
Исемлеге Россия Банкының Директорлар советы тарафыннан расланган вазыйфаларны биләүче Россия Банкы хезмәткәрләренә киләчәктә табыш ала алырлык кыйммәтле кәгазьләр, акцияләр (катнашу өлешен) сатып алу, Россия Банкында өченче затларның ышанычлысы яки вәкиле булу, хезмәт вазыйфаларын башкару сәбәпле РФ законнары белән каралмаган бүләкләүләр (ссудалар, хезмәт күрсәтүләр, ял итүне, транспорт чыгымнарын түләү) катгый тыела. Федерация Советы әгъзаларына, Дәүләт Думасы депутатларына тиешле вазыйфаларны гамәлгә ашыру сәбәпле РФ законнары белән каралмаган бүләкләүләр алу, физик һәм юридик затлар хисабына РФ территориясе чикләреннән чыгу, вазыйфаларны гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган максатларда хезмәт эшчәнлеге өчен каралган матди-техник, финанс һәм мәгълүмати тәэмин итү чараларыннан файдалану тыела.
 
“КонсультантПлюс” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International