Бөтендөнья финанс кризисы шартларында ТР икътисады үсешен тәэмин итү чаралары буенча Республика комиссиясе турында

2009 елның 20 гыйнвары, сишәмбе
29.12.2008 елдагы 696-ПУ номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Бөтендөнья финанс кризисы шартларында ТР икътисады үсешен тәэмин итү чаралары буенча Республика комиссиясе оешты, аның составы һәм Нигезләмәсе расланды.
Бөтендөнья финанс кризисы шартларында ТР икътисады үсешен тәэмин итү чаралары буенча Республика комиссиясе Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, башкарма хакимиятнең территориаль органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җайга салуны, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр җәмәгатьчелекләре белән үзара бәйләнешне гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасы икътисады һәм социаль тармакларындагы реаль һәм финанс секторларындагы хәлне сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән чараларны эшләп гамәлгә ашыруда даими рәвештә эшләүче орган булып тора.
Комиссия җитәкчесе булып Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев тора.
Указ 2008 елның 29 декабреннән көченә керде.
 
“КонсультантПлюс” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International