Һәрбер эре торак пунктның шәһәр хуҗалыгында хуҗасыз хайваннар белән бәйле шактый мәсьәләләр бар. Андый хайваннарның шәһәрдә булуы кичектергесез, ә саны климат һәм социаль-икътисадый шартларга бәйле.
Хуҗасыз этләр биологик калдыкларны юк итүләре белән шәһәр тормышында аерым роль үтиләр.Шул ук вакытта караучысыз калган хайваннар кешеләргә куркыныч тудыралар, чөнки алар төрле авырулар тудыручы бактерияләр чыганагы булып торсалар, кешеләргә карата агрессия дә күрсәтә алалар. Тарих барышында кешелек хуҗасыз хайваннар санын җайга салырга омтыла. Моңарчы әлеге мәсьәләне хәл итүнең ике генә юлы бар иде: ул да булса хуҗасыз хайваннарны ату һәм үтерү максаты белән тоту. Әмма әлеге ысул хайваннарны яклау һәм экология иҗтимагый оешмаларыннан тискәре мөнәсәбәт кенә алды.
Ошбу сәбәпле Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан безнең республикада хуҗасыз хайваннарны яклау өлкәсендәге тискәре мөнәсәбәткә борчылу белдерүче җәмәгатьчелекнең инициатив төркеменең Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнехановка язган мөрәҗәгатьләре тикшерелде.
Ошбу мәсьәләгә карата Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәгеләрне бәян итә: Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 137 статьясы нигезендә хайваннар граждан хокукларының бер объекты булып тора, аларга карата гомуми кагыйдәләр кулланыла. Хуҗасыз хайваннарның кайбер очракларда кемнеңдер мөлкәте булганны исәпкә алып, алар белән ирекле идарә итү тыела. Моның өчен Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 230 һәм 231 статьялары белән каралган процедуралар башкарылырга тиеш.