Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итү

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече дәүләт граждан хезмәте вазыйфасы буенча кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркемнәре вазыйфаларында дәүләт хезмәте стажы кимендә 1 ел йә белгечлек буенча эш стажы кимендә ике ел.

Документлар 2014 елның 24 гыйнварыннан алып 13 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International