Ятим балаларның торак хокукларын яклау

2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсендә киңәшмә узды. Аның барышында “Ятим балалар, ата-ана попечениесеннән мәхрүм балаларның торак хокукларын яклауның өстәмә чаралары турында” Татарстан Республикасы Президенты указы проектын эшләү мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик тәкъдим итте.
Әлеге проектны эшләү ятим балалар милкендә булган торакка карата ялганлап, ышанычтан явызларча файдаланып, янау, документлар ясау юлы белән хокуксыз гамәлләр кылуның ешаю очраклары белән бәйле.
Проект ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен бирелә торган сертификаттан файдаланып алынган торакны сату-алу гамәлләренә юл куймауны күздә тота.
Шулай ук проект ятим балаларның торагы белән башкарылучы гамәлләрне контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләләрдә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Моннан тыш, проект хокуксыз гамәлләрнең кылынуын кисәтү максатыннан участок милицияләре тарафыннан ятим балаларны даими рәвештә контрольдә тотуны күздә тота.
Указ проекты буенча фикер алышу барышында башкарма хакимиятнең кызыксынган органнары позициясе һәм планлаштырылган гамәлләре тәгаенләнде.
Хәзерге вакытта проект дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәнең барлык кызыксынган органнары тарафыннан раслана.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International