Бөгелмә муниципаль районының хезмәт коллективлары белән очрашу

2009 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
Парламент сайлаулары алдыннан республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округларында Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләренең муниципаль район һәм шәһәр округлары халкы белән очрашулары уза.
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татар мәдәни үзәге, А.В.Баталов исемендәге рус драма театры, шулай ук Я.Гашек музееның хезмәт коллективлары җыелышында катнашты.
Көннең икенче яртысында Казан икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы мөгаллимнәре һәм студентлар коллективлары белән очрашу узды.
Әңгәмә барышында социаль һәм икътисадый мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар уздыруның хокукый аспектлары буенча фикер алыштылар.
ТР юстиция министры тарафыннан расланган график нигезендә ТР Юстиция министрлыгына прокуратура, шәһәр суды, җәмәгатҗ судьялары аппараты, тикшерү изоляторы, педагогика техникумы һәм башка учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашу йөкләнә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International