Казан шәһәренең Йортлар салу һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2009 елның 23 гыйнвары, җомга
“Казан шәһәренең Йортлар салу һәм җирдән файдалану кагыйдәләренә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” 2008 елның 18 декабрендәге 4-37 номерлы Казан шәһәр думасы карары нигезендә индивидуаль һәм кече катлы торак йортлар салу зоналарында, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтү зонасында күчемсез милектән махсус килешү таләп итмичә файдалануның рөхсәт ителгән төп төрләренә торак йортлар салу, мәктәпләр һәм кибетләр белән тәэмин ителеш нормалары буенча кирәк булган очракларда мәктәпкәчә балалар учреждениеләре кертелгән.
Урта катлы катнаш торак йортлар салу, күпкатлы торак йортлар салу зоналарындагы күчемсез милектән файдалануның рөхсәт ителгән төп төрләренә беренче катларын квартал халкының көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан хезмәт күрсәтүче коммерция объектлары (көндәлек ихтыяҗларны канәгатьләндерүче кибетләр, даруханәләр, чәчтарашлар, нотариаль конторалар, почта һәм банк бүлекчәлре һ.б. объектлар) буларак файдаланудагы күпкатлы торак йортлар кертелгән. Аларның рөхсәт ителгән төп төрләренә корылмалар, бер катлы яки җир асты паркинглары, җир участогын төзекләндерү элементы буларак 0,8 м га кадәр биеклектәге декоратив киртәләр кертелгән. Беренче катларын административ, идарә итү һәм (яки) иҗтимагый юнәлештәге объектлар, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең социаль һәм коммуналь-көнкүреш юнәлештәге объектлар (юридик консультацияләр, күчемсез милек агентлыклары, туристлык агентлыклары һ.б. объектлар) булаларк файдаланыла торган күпфатирлы торак йортлар һәм аерым җир участогындагы 3 каттан да югарырак күпдәрәҗәле паркинглар, биеклеге 2 м дан артмаган киртәләр күчемсез милектән файдалануның махсус килешү таләп иткән төрләренә кертелгән.
Иҗтимагый-эшлекле зоналардагы күчемсез милектән файдалану төрләре исемлеге паркинглар (1 катлы, җир асты паркинглары, аерым җир участогындагы 3 каттан да югарырак күпдәрәҗәле) паркинглар белән тулыландырылган.
Карар рәсми басылган көненнән көченә керә.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International