Торак биналар бирү турында

2009 елның 23 гыйнвары, җомга
“Татарстан Республикасы дәүләт торак фондыннан һәм социаль наймга алу килешүләре буенча муниципаль торак фондтан торак биналар бирүгә граждан хокукларын гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелде.
ТР Законындагы үзгәрешләр федераль законнарга үзгәрешләр кертелү белән аңлатыла, алар нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең кайбер вәкаләтләре федераль башкарма хакимият органнарына бирелә.
Үзгәрешләр гражданнарны социаль найм килешүләре буенча бирелә торган торакка мохтаҗ дип тану нигезләмәләренә кагыла. Аерым алганда, торакка мохтаҗ дип гаилә составында хроник чирнең авыр формасыннан интегә торган авыру булган очракта һәм аның белән бер фатирда яшәү мөмкин булмаган очракларда, фатирда берничә гаилә яши торган гражданнар таныла. Чирләр исемлеге Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтләнгән федераль башкарма хакимият органы белән билгеләнә.
Закон 2009 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International