2013 ел йомгаклары буенча беркетелгән федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме эшчәнлеге турында

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрдәнов рәислегендә быел беренче мәртәбә 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды.
Эш төркеме утырышы 2013 елда федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары мәсьәләсе буенча 30 гыйнварда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтагы киңәшмәгә әзерлек кысаларында уздырылды.
Утырышта республика министрлыклары һәм республика территориясендә федераль максатчан программаларны алып баручы федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Эш төркеме утырышы барышында беркетелгән федераль максатчан программаларны 2013 елда гамәлгә ашыру йомгаклары һәм 2014 елга һәм алдагы елларга белдерелгән кампания нәтиҗәләре буенча фикер алышынды.
2013 елда Татарстан Республикасы икътисадына акчалар җәлеп итү “Юстиция” дәүләт программасының 2013-2020 елларга “Россия суд системасын үстерү” ФМП, “Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге милли системасы (2009-2014 елларга)” ФМП буенча, шулай ук башка финанслау чыганаклары буенча Татарстан Республикасы икътисадына акчалар җәлеп итү каралган иде.
2013 елда “Россия суд системасын үстерү”ФМП гамәлгә ашыруга – 802 888,40 мең сум белдерелгән иде; расланган лимит 802 888,40 мең сум тәшкил итте, шулардан 100 %ы финансланды.
“Россия Федерациясенең химик һәм биологик иминлеге милли системасы (2009-2014 елларга)” ФМП гамәлгә ашыруга 2013 елда 97 983,50 мең сум белдерелгән иде; расланган лимит 97 983,50 мең сум тәшкил итте. 01.01.2014 га 100%ы финансланган.
Моннан тыш, эшчәнлекнең беркетелгән юнәлешләре кысаларында 2013 елда Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан кергән башка акчалар 701 475,12 мең сум тәшкил итте.
Белдерелгән кампания буенча бекетелгән федераль максатчан программалар буенча 2014 елга һәм алдагы елларга Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү буенча төп эш уздырылган инде.
Беркетелгән федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International