Татарстан Республикасы территориясендә телевизион сигналлар кабул итү челтәрен булдыру чаралары турында

2009 елның 24 гыйнвары, шимбә
2008 елның 29 декабрендәге 2303-р номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә телевизион сигналлар кабул итү челтәренең гарантияле ышанычлылыгын камилләштерү һәм булдыру чаралары билгеләнгән.
Иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәдәни-спортив һәм тамаша чараларын телевизион трансляцияләүнең таләп ителгән ышанычлылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен капиталь төзелеш объектларының дәүләт заказчикларына проект документациясендә кабельле телевидение, цифрлы телевидение сигналларын коллектив кабул итү, телефония, кәрәзле элемтәнең база станцияләре системасын һәм йорт подъездларында телекоммуникация шкафлары һәм фатирларда коммутация чыбыкларын урнаштыруны кертеп, башка мәгълүмат-коммуникация хезмәтләрен урнаштыру мөмкинлеген үз эченә алган таләпләрнең булуын тәэмин итәргә тиешләр.
Муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына элемтәнең кабельле линияләрен җир асты юлы белән төзүне гамәлгә ашыру, кәрәзле элемтә операторларына база станцияләре җиһазларын урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә тәкъдим ителде. Йортлар салучыларга төзелеш, биналарны реконструкцияләү һәм кору вакытында телевидение һәм радио сигналарын кабул итү шартларын саклау буенча таләпләрне үтәргә кирәк. Мәдәни һәм тамаша-спорт корылмаларын эксплуатацияли торган оешмаларга 2009 ел барышында аларны күчмә телевизион станцияләр җиһазын тоташтыру өчен яшерен эчке коммуникация системалары белән җиһазлау тәкъдим ителә.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International