Бөгелмә муниципаль районы халкы белән очрашу

2009 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына узачак сайлаулар белән бәйле рәвештә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” Гомумроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре 2009 елның 24 гыйнварында Бөгелмә муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булып кайтты. Ф.Х.Мөхәммәтшинның Бөгелмә муниципаль районы халкы белән очрашуы Бөгелмә шәһәренең Техника йортында узды.
Чарада РФ Федераль Җыены Дәүләт думасы депутаты Ф.Ф.Комаров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Н.Г.Мәһдиев, бер төркем министрлык җитәкчеләренең урынбасарлары һәм ТР Дәүләт Советы депутатына кандидатлар катнашты. ТР Юстиция министрлыгын юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим итте. Очрашу барышында парламент башлыгы илдә һәм республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлгә бәяләмә бирде, 2008 елга нәтиҗәләр чыгарды, бөтендөнья финанс кризисы йогынтысына карамастан, төп социаль-икътисадый бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Үз чыгышында Ф.Х.Мөхәммәтшин торак йортлар һәм юллар төзү, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният кебек өстенлекле программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәгенә басым ясады, ахырдан район халкын 1 мартта узачак сайлауларга әзерлек белән бәйле төп мәсьәләләр белән таныштырды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International