Халыкның яшәү дәрәҗәсен бәяләү индикаторлары буенча идарәгә дәүләт заказын гамәлгә ашырган өчен диплом

2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Кичә ТР Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышында 2008 елда Татарстан Республиксының социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр чыгарылды һәм 2009 елга бурычлар билгеләнде. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов коллегия утырышында министрлык һәм ведомстволар тарафыннан дәүләт хезмәтен күрсәтүнең административ регламентларын гамәлгә ашыру турындагы, шулай ук тармаклар белән индикатив идарә һәм идарәгә дәүләт заказын формалаштыру системасын булдыру хакындагы доклады белән чыгыш ясады.
Министр үз чыгышында дәүләт органнары эшчәнлегенең объектив күрсәткечләрен (индикаторлар, аларның дәүләт заказы буларак раслануы) билгеләүгә басым ясады.
Үзе җитәкләгән Министрлык мисалында М.М.Корманов халыкның яшәү дәрәҗәсен бәяләү һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәлелеге индикаторларының гамәлгә ашырылуын тәкъдим итте, шулай ук әлеге юнәлештәге эшне камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен кертте.
Коллегиядә 2008 елда халыкның яшәү дәрәҗәсен бәяләү һәм Татарстан Республикасы министрлыклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге индикаторлары мониторингы буенча нәтиҗәләр чыгарылды.
ТР Юстиция министрлыгы бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән дип билгеләнде. Шунлыктан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов 2008 елда халыкның яшәү дәрәҗәсен бәяләү индикаторлары буенча идарәгә дәүләт заказын гамәлгә ашырганда югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен юстиция министрына диплом тапшырды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International