ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Указларын гамәлгә ашыру турында киңәшмә

2009 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә эшлекле өч киңәшмә узды, алар барышында Татарстан Республикасы Президенты Указларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Аерым алганда, “Татарстан Республикасы административ комиссияләре эшчәнлеге мәсьәләләре” 19.01.2009 елдагы ПУ-18 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар.
Икенчесе – “Гражданнар тарафыннан күчемсез милеккә һәм аның белән килешүләр төзү хокукын дәүләт теркәве өчен документлар туплауны башкарганда Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру чаралары турында” 20.02.2008 елдагы ПУ-77 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга багышланды.
Өченчесе – Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итүне финанслау механизмын эшләү мәсьәләсе хакында фикер алыштылар.
Сүз “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү турында барды. Фикер алышканнан соң ТР Финанс министрлыгына документлар пакетын эшләү һәм эшләнүче проектка финанс-икътисадый нигезләү эшләү, ә ТР Юстиция министрлыгына закон проектына хокукый экспертиза үткәрү йөкләнде. Мәсьәлә буенча фикер алышуда ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе Н.Г.Китанина, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе С.Х.Сабурская, ТР Финанс министрлыгы идарәсе аппаратын финанслау бүлеге җитәкчесе Р.Р.Дәүләтшина, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары А.З.Вәлиуллина катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International