ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Бөгелмә муниципаль районының хезмәт коллективлары белән очрашуда

2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан предприятие һәм учреждениеләрдә хезмәт коллективларында җыелышлар үткәрү графигы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге Бөгелмә муниципаль районының хезмәт коллективлары белән очрашты.
Кичә ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров, ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов, министр киңәшчесе Ә.Г.Исхаков ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы суды, җәмәгать судьялары, прокуратура аппаратының хезмәт коллективлары белән очраштылар. Очрашуда шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе А.Ф.Әхмәдиев, Бөгелмә прокуроры Р.С.Әминов, Бөгелмә шәһәр суды рәисе Т.М.Гаделшин катнаштылар.
Очрашу барышында Министрлык вәкилләре республикадагы социаль-икътисадый вәзгыять, илдәге сәяси хәл торышы һәм алда торган сайлауларны законнар тарафыннан тәэмин итү турындагы кыскача мәгълүмат белән чыгыш ясадылар.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Н.Г.Мәһдиев белән очрашу узды, аның барышында райондагы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International