Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының күчмә утырышы

2007 елның 14 феврале, чәршәмбе
2007 елның 13 февралендә Әлмәттә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы буенча комитетының күчмә утырышы булды. Анда Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында (Азнакай, Әлмәт, Сарман, Ютазы муниципаль районнары) хокук бозулар профилактикасының күпбуынлы комплекслы системасын төзү эшенең торышы һәм аны активлаштыру буенча чаралар турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать иминлеге милициясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Галимбәков җиткергән мәгълүматлар турында фикер алышканнан соң, Ведомствоара комитет һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы буенча комитеты алда санап кителгән районнарның җирле үзидарә органнары тарафыннан 2006 елда хокук бозулар профилактикасы буенча эш тагын да активрак һәм максатчанрак алып барыла башланганлыкны билгеләп узды. Муниципаль берәмлекләр профилактик эшчәнлекнең төп буынына әйләнә.
Муниципаль районнар органнарының 2006 – 2008 елларга хокук бозулар профилактикасы буенча гамәлләренең комплекслы программалары эшләнгән, эшли һәм тиешле финанс чаралары белән тәэмин ителгән.
Барлык муниципаль районнарда да координацияләү комиссияләре, хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссияләр, административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләр төзелгән һәм эшли башлаган. Ютазы муниципаль районында исә хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссия төзелмәгән.
Югарыда күрсәтелгән районнарда хокук бозулар профилактикасы системасының барлык элементларын да көчәйтү хокук бозуларны кисәтү мөмкинлеген бирүче түбәндәге саклык чараларына юнәлтелгән: массакүләм спорт һәм мәдәни агарту эшләрен үстерү, балигъ булмаганнарна эшкә урнаштыру, гражданнарның массакүләм булу территорияләрендә алкоголь продукциясен сатуны чикләү буенча чаралар, начар гаиләләр белән эшләү һәм башка нәтиҗәле формалар.
Шул ук вакытта, хокук бозулар профилактикасы буенча эшләүдә аерым бер кимчелекләр билгеләп үтелде.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары советының Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланган 17.05.2006 елдагы протоколы нигезендә төзелгән муниципаль районнар һәм башкарма хакимиятнең территориаль органнары вәкилләренең координацияләү комиссияләре эше тулы көченә эшләми. Хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссияләре эшчәнлегендә дә шул ук кимчелекләр күзәтелә.
Административ комиссияләр эшчәнлегендә аларның вәкаләтләрен закон белән җайга салуның җитәрлек булмавы белән бәйле, шул исәптән административ хокук бозулар составын билгеләүдә билгеле бер кыенлыклар бар. Күрсәтелгән комиссияләр хокук бозулар профилактикасы комплекслы системасында төп координацияләүче җәмәгать коралы була алмады.
Муниципаль берәмлекләр территорияләрендә аерым бер оешмаларның җитәкчеләре җәмәгать тәртибен тәэмин итү эшләрен оештыруда активлык күрсәтмиләр (җәмәгать оешмалары һәм техника бүлеп тәэмин итүдә булышлык).
Югарыда әйтелгәнннәрдән чыгып, Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм дәүләт этикасы буенча комитеты муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башлыкларына, башкарма комитетлары җитәкчеләренә түбәндәгеләрне йөкләде:
- башкарма хакимиятнең вәкаләтле органнары һәм аларның территориаль органнары белән бергә хокук бозулар буенча ведомствоара комиссияләр, административ комиссияләр, балигъ булмаганнар эшләрен һәм аларның хоуккларын яклау буенча комиссияләр һәм хокук бозулар профилактикасының башка субъектлары эшчәнлеген активлаштырырга;
- җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары арасыннан административ, балигъ булмаганнар эшләрен һәм аларның хокукларын яклау, опека һәм попечительлек комиссияләренең эшчәнлеген координацияләү өчен, шулай ук муниципаль берәмлекләрне хокук бозулар профилактикасы буенча комплекслы программаларын үтәүне контрольдә тотуны гамәлгә ашыру өчен җаваплыны (башкарма комитет җитәкчесенең профилактик эш буенча урынбасары) билгеләргә;
- профилактика системасы комиссияләренең һәм башка органнарының профилактик эшен оештыру, аларның административ хокук бозуларга хирыс булган затларга тәэсир итүенең яңа формаларын эзләү буенча оештыру, хокукый һәм аңлату характерындагы чараларны билгеләп куярга;
- тәртип саклауның җәмәгать пунктлары каршында (ТСҖП) ирекле халык дружиналары (ИХД), шулай ук җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, яшьләр (студентлар) оешмаларын төзү буенча чаралар күрергә һәм аларның эшчәнлеген гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны оештырырга. ИХД эшчәнлегенә җитәкчелек итүне тормышка ашыру өчен муниципаль районнарда ИХД штаблары төзергә, шулай ук хокук бозулар профилактикасы өлкәсендә эшчәнлек турында даими рәвештә тәҗрибә уртаклашу һәм янәшәдәге муниципаль берәмлекләрдә үзара мәгълүмат алышуны үткәрергә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы һәм башка мәнфәгатьле органнар белән үзара бәйләнештә муниципаль районнарда комплекслы профилактик эш торышын өйрәнүне һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.10.2006 елдагы 1721-р номерлы карары нигезендә төзелгән эшче төркемнең җирле үзидарә органнарына гамәли ярдәм күрсәтүне оештыру буенча планлаштырылган эшне дәвам итәргә кушылды.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына түбәндәгеләр йөкләнде:
- җирле үзидарә органнары белән бергә муниципаль берәмлекләрдә 2007–2010 елларга Татарстан Республикасында хокук бозулар профилактикасы буенча комплекслы программа белән каралган чараларны тормышка ашыру буенча чараларны билгеләп куярга;
- муниципаль районнарда хокук бозулар профилактикасы буенча комплекслы программаларны үтәүне координацияләүчеләрнең эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтергә һәм аларның җаваплылыгын арттырырга (ЭЭИ, ШРЭЭБ, РЭЭБ);
- Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетына 2007 елның 15 мартына кадәр хокук бозулар профилактикасы буенча эшләрдә җәмәгать башлангычларында катнашучы затларга рухи һәм матди стимуллаштыру турында тәкъдимнәр кертергә.
Аннан соң “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган Татарстан Республикасы закон проектларына хокукый экспертиза үткәрү буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемен төзү мәсьәләсе каралды.
Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов мәгълүматы игътибарга алынды.
Мәгълүмат турында фикер алышканнан соң, Ведомствоара хокукый комитет “Вәкаләтләрне чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 29.12.2006 елдагы 258-ФЗ номерлы Федераль законга туры китереп эшләнә торган Татарстан Республикасы закон проектларына хокукый экспертиза үткәрү өчен эшче төркемне түбәндәге составта төзергә дигән карар кабул итте:
Корманов Мидхәт Мәзгутович - Татарстан Республикасы юстиция министры (төркем җитәкчесе);
Сахиева Рәисә Абдулловна - Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе;
Яһүдин Шакир Шаһмәтович – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе;
Гафиятуллин Рашид Фәдретдинович – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе;
Солтанов Евгений Батырович – Казан дәүләт университетының конституцион һәм халыкара хокук кафедрасы доценты;
Хабибуллина Гөлнара Рушановна – Казан дәүләт университетының конституцион һәм халыкара хокук кафедрасы доценты;
Фатхуллина Фирая Габдулловна – РФ Юстиция министрлыгының Идел буе федераль округы буенча идарәсе бүлеге җитәкчесе
Столяров Сергей Николаевич – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары.
Хокукый экспертиза үткән һәм эшләнеп беткән закон проектларын 2007 елның 1 мартына кадәр Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышында тикшерергә карар кылынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International