ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы

2009 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча даими эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру буенча ТР Юстиция министрлыгы Программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру йөзеннән эшләнгән 2009 елга эш планы проекты буенча фикер алыштылар.
Министрлык тарафыннан эшләнгән план проектына, аерым алганда, кадрлар эше, товарлар кайтартуга заказлар урнаштыру, Министрлык һәм җәмәгать судьялары аппараты өчен эшләр башкару һәм хезмәт күрсәтү кебек мәсьәләләр кертелгән, аларны җаваплы вазыйфаи затлар чакырулы эшче төркем утырышында хәл итү каралган. Моннан тыш план җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча хисап методикасын эшләү, республика һәм муниципаль норматив хокукый актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җәлеп ителә торган затларны укытуны гамәлгә ашыру, башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы көрәш буенча Башкортостан Республикасындагы уңай тәҗрибәне өйрәнү, шулай ук коррупция белән көрәш көненә багышланган чаралар уздыру, 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасы чараларын “Хокук һәм хәят” журналында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итү һ.б. белән бәйле чараларны үз эченә алган.
Эшче төркем утырышын ТР юстиция министрының беренче урынбасары, ТР Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләре буенча эшче төркем җитәкчесе С.Н.Столяров алып барды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International