Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында

2009 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышы узды.
ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Әлки муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Кандидатларны бәяләү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе карары белән Гатауллин Зиннур Шәфигулла улы җиңүче дип табылды.
ТР Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Нурлат муниципаль районы буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алган Аксанова Наилә Камил кызы җиңүче дип табылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International