Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларында кылына торган административ хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры, Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме җитәкчесе М.М.Корманов уздырды.
Сүз 2009 елда Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме тарафыннан муниципаль берәмлекләрдә хокук бозуларны профилактикалау буенча алып барыла торган эшне өйрәнү хакында барды. Мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Комитет рәисе Р.Ф.Моратов раслаган, 2009 елда муниципаль район һәм шәһәр округларында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын Ведомствоара комитетның эшче төркеме тарафыннан урыннарга чыгып тикшерү графигын тикшерделәр. Аның нигезендә эшче төркем Татарстан Республикасының 17 муниципаль берәмлегендә хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә җирле үзидарә органнарына ярдәм күрсәтү эшен дәвам итәргә планлаштыра.