Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасы Судьялары советының республика судларын финанслау мәсьәләсенә багышланган утырышында катнашты.
Сүз федераль судларны һәм җәмәгать судьяларын финанслау турында барды. Республиканың җәмәгать судьяларын матди-техник һәм финанс белән тәэмин итү һәм бу максатларга каралган бюджет акчаларын тоту мәсьәләсе хакындагы мәгълүмат белән министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов һәм ТР Юстиция министрлыгының финанс бүлеге җитәкчесе урынбасары Е.С.Гусева чыгыш ясадылар.
Аерым алганда, 2008 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү өчен республика бюджетыннан 160,5 млн.сумнан артык акча бирелүе билгеләп үтелде, бу 2007 елда бирелгән акчадан 44,9 млн.сумга артыграк, шул исәптән – хезмәт хакларын түләүгә -111,7 млн.сум, көндәлек чыгымнарга 37,8 млн.сум, капиталь кертемнәр (төп чараларны сатып алуга) 4,5 млн.сум, башка чыгымнарга – 6,2 млн.сум тотылды.