Дәүләт Думасына балигъ булмаганнарга алкогольле һәм тәмәке продукциясе саткан өчен административ җаваплылыкны билгели торган закон проекты кертелде

2009 елның 30 гыйнвары, җомга
Депутатлар төркеме “балигъ булмаганнарга алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке сатуны кисәтү максатларында” Административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертә торган закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр.
Закон проекты авторлары Административ хокук бозулар турында РФ Кодексын балигъ булмаганнарга алкогольле продукция, сыра һәм тәмәке саткан өчен вазыйфаи затка 4 меңнән алып 5 мең сумга кадәр административ штраф, шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф салуны күз алдында тотучы норма белән тулыландырырга тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта эшмәкәрнең эшчәнлеген административ рәвештә 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору да күздә тотыла. Әлеге хокук бозуда юридик зат тотылган очракта аңа 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр штраф салынырга, яки аның эшчәнлеге 15 тәүлектән алып 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торырга мөмкин.
Интерфакс хәбәр иткәнчә, балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен ваклап саткан өчен дә шундый ук чаралар каралган. Бу очракта штраф вазыйфаи затка 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр; шәхси эшмәкәргә 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр; юридик затларга 30 меңнән алып 40 мең сумга кадәр билгеләнә. Әлеге хокук бозу өчен дә аларның эшчәнлекләре 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торырга мөмкин.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International