Муниципаль берәмлек башлыкларын “отставкага” җибәрә алачаклар

2009 елның 31 гыйнвары, шимбә
РФ Дәүләт Думасының конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин (“Бердәм Россия”) белдергәнчә, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” федераль законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты белән “муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү институты булдырыла”.
REGNUM мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр иткәнчә, 28 гыйнварда узган брифинг барышында Плигин РФ Президенты тарафыннан кертелгән закон проектында вәкиллекле җирле үзидарә органы депутатлары теләге белән муниципаль берәмлек башлыгын алыштыру мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта аларның саны барлык депутатларның өчтән береннән ким булырга тиеш түгел. Шулай ук андый инициатива белән РФ субъектындагы югары вазыйфаи зат, губернатор да чыгарга мөмкин. “Муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү өчен бу инициативаны вәкиллекле муниципаль берәмлек органының барлык депутатларының өчтән ике өлеше хуплап чыгарга тиеш”,- дип белдерде Плигин. Закон проекты буенча отставкага җибәрү турындагы тәкъдим төбәк башлыгы фикерен исәпкә алып карап тикшерелүен дә билгеләп үтәргә кирәк.
 
www.regnum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International