Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы структурасында белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты оешты

2009 елның 2 феврале, дүшәмбе
Мәгариф турындагы РФ законнары нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан республикага Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге аерым вәкаләтләре бирелде.
Аерым алганда, белем бирү сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендәге кайбер вәкаләтләре (законнар белән фәкать федераль башкарма хакимият органы компетенциясенә караучы вәкаләтләрне исәпкә алмыйча), шул исәптән Россия Федерациясе субъекты территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендәге дәүләт белем бирү стандартларының федераль компонентлары нигезендә белем алучыларны әзерләү сыйфатын контрольдә тоту; РФ субъекты территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләренә лицензияләр һәм дәүләт аккредитацияләрен бирү; РФ субъекты территориясендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә, шулай ук мәгариф тармагында идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органы тарафыннан мәгариф өлкәсендәге РФ законнары үтәлешенә күзәтчелек һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашыру; мәгариф өлкәсендәге РФ законнарын бозуларны юк итү буенча чаралар күрү (шул исәптән тиешле белем бирү учреждениеләренә яки мәгариф тармагында идарәне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органына күрсәтмә җибәрү юлы белән), күрсәтмәләрне гамәлгә ашыруны контрольдә тоту керә.
2008 елның 31 декабрендәге Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә федераль законнар нигезендә Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге бирелгән вәкаләтләрен гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән.
Мәгариф һәм фән министрлыгы структурасында бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру максатларында белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты оешты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International