“Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” Татарстан Республикасы Законы хакында
2009 елның 3 феврале, сишәмбе
2009 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2008 елның 15 декабрендә кабул ителгән “Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында” 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кул куйды.
Әлеге документ белән федераль закон тарафыннан Россия Федерациясе субъектына бирелә торган гаилә мөнәсәбәтләре, шул исәптән уналты яшь тулганчы никахка керү тәртибе һәм шартлары, фамилия сайлау, балага исем бирү үзенчәлекләре, опекунга (попечительгә) баланы тәрбияләгән өчен акча түләү тәртибе һәм күләме, тәрбиягә алучы ата-аналарга түләнергә тиешле акча күләме, тәрбиягә алучы гаилә турындагы килешүнең эчтәлеге һәм өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре белән бәйле башка мәсьәләләр җайга салына.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач көченә керә.