“Россия юристлары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының III съездында катнашучыларга РФ Президенты сәламләве

2009 елның 3 феврале, сишәмбе
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Хисап палатасы бинасында “Россия юристлары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының III съезды уза. Аның эшендә “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе буларак делегат буларак Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнаша. Дмитрий Медведев съезд эшендә катнашучыларга һәм кунакларга үз сәламләвен юллады.
Сәламләү хатында: “Сезне берләштергән оешма үз эшчәнлеге барышында һөнәри өлкәдә абруй казану гына түгел, илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында да шактый әһәмияткә ия күренешкә әверелде. Хокук белгечләрен һәм юристларны берләштереп, Ассоциация законнар өстенлеге идеясен эзлекле рәвештә яклый һәм гражданнарның хокукый тәрбиясе үсешенә этәргеч булып тора. Ассоциация инициативасы буенча булдырылган Юрист көне безнең җәмгыятьтә әлеге һөнәр ияләренең югары әһәмияткә ия булуының тагын бер дәлиле.
Хәзер юридик җәмәгатьчелекнең Россия үсешендәге мөһим мәсьәләләрне хәл итүдәге, шул исәптән – илгә кирәк булган закон һәм законга ярдәмче актларны эшләүдә, коррупциягә каршы көрәштә, квалификацияле белгечләр әзерләүне тәэмин итүдәге роле арта.
Сезнең эшчәнлегегезнең иң кирәкле юнәлеше булып гражданнарга тәгаен эшләр буенча юридик ярдәм күрсәтү, төбәк бүлекчәләре челтәрен һәм түләүсез консультацияләр бирү пунктларын үстерү тора.
Ышанам, съездда яңгыраган киңәшләр хокукый эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә булышлык итәчәк, россия юристларының югары һөнәри, мораль һәм иҗади сыйфатлары, аларның энергиясе һәм көч-куәте алда торган бурычларны уңышлы хәл итү мөмкинлеген бирәчәк” диелә.
 
Россия Президентының рәсми сайты материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International