Ипотека кредитын вакытыннан алда түләү турында закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2009 елның 4 феврале, чәршәмбе
Торак сатып алу яки төзелеш өчен заем яки ссуда алган гражданнар тиздән кредитларын вакытыннан алда түли алачаклар. РФ Гражданнар кодексының 821 статьясына үзгәрешләр кертәчәк тиешле закон проекты Дәүләт Думасына кертелде. Законның яңа редакциясе буенча кредит килешүе көчен туктату өчен банк килешүе таләп ителми.
“Вести” хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Владислав Резник тарафыннан кертелгән закон проекты банк клиентларының кредит килешүе көчен  вакытыннан алда туктату хокукын закон белән ныгыта. Дөрес, сүз бары торак сатып алу яки төзелеш өчен алынган кредитлар турында гына бара.
Теге яки бу шартлар үзгәргәндә, мисалга, доллар яки евро курсы үзгәргәндә, шулай ук кредитны түләп бетерергә җитәрлек акча булганда клиент кредитны фактта файдаланылган акча өчен генә процентлар түләп вакытыннан алда түләп бетерергә мөмкин дип күздә тотыла. Моның өчен үз ниятең хакында банкка 30 көн алдан хәбәр итү кирәк һәм бу очракта банк килешүе кирәк түгел. Владислав Резник фикеренчә, мондый закон проекты банк клиентларын кредит килешүе тоткыннары булудан саклап калу мөмкинлеген бирә. Төзәтмә авторлары: “Әлеге очракта банк мәнфәгатьләре бозылмый, чөнки кредиторны бер ай алдан кредитны кайтару турында кисәтеп куялар”,- дип ассызыклый. Бу вакыт эчендә банк әлеге акчаны алга таба нинди максатка файдалану турында карар кабул итә ала.
Әмма экспертлар әлеге закон проектының әһәмиятлелеген шик астына куялар. Беренчедән, финанс кризисы шартларында заемщикларга кредитны, берьюлы эре сумма белән түләгәнче, ахырдан берникадәр арттырып түләп булса да, тигез өлешләр белән түләү җиңелрәк. Икенчедән, заемщикларның хәзерге законнар үз көчендә булганда да кредит түләү белән бәйле проблемалары юк.
Финмаркет хәбәр иткәнчә, Россиянең региональ банклары ассоциациясе (РБА) заемщик һәм кредит оешмасы арасындагы килешү белән каралган булса, заемщикларның кредитны вакытыннан алда түләү хокукын хуплый.
РБА Президенты һәм Дәүләт Думасының финанс базары комитеты әгъзасы Анатолий Аксаков ипотека кредитларын җайга салу кулланучылар кредитыннан аермалы булына игътибар итте. Бер генә Европа дәүләтендә дә ипотека кредитларын вакытыннан алда түләү каралмаган һәм банклар үз тәртипләрен мөстәкыйтль рәвештә билгелиләр. Бу банкның кредит бирүгә шактый вакыт сарыф итүе белән аңлатыла. Мондый кредитларны вакытыннан алда түләү банк бизнесының кисәк кимүенә китерер һәм ипотека кредитларын бирүне кредит оешмалары өчен әһәмиятсез итәр иде. Ипотеканы кредитлаучы банклар кредитны кайтару куркынычын кредит буенча процент ставкаларын арттыру юлы белән капларга мәҗбүр булачаклар.
Бер ай эчендә закон проектын Дәүләт Думасы тикшерүенә чыгарачаклар.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International