“Россия юристлары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының III съездында

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
2009 елның 3 февралендә Мәскәү шәһәрендә Россия Федерациясе Хисап палатасы бинасында “Россия юристлары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының III съезды узды. Аның эшендә “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе буларак делегат буларак Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты. Дмитрий Медведев съезд эшендә катнашучыларга һәм кунакларга үз сәламләвен юллады. Аны Президент Администрациясе җитәкчесе Сергей Нарышкин җиткерде.
Съездда Ассоциация җитәкчесе В.Ф.Яковлев 2008 елда эшләнгән эш турындагы хисабын укыды һәм агымдагы елга эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгеләде. Съезд делегатлары Ассоциация Уставына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр керттеләр һәм Ассоциациянең чираттагы рәисен сайладылар. Ассоциациянең яңа рәисе булып П.В.Крашенинников сайланды, ул үз чиратында Ассоциация эшчәнлеге үсешен үстерү юллары һәм агымдагы елда аның эшчәнлек юнәлешләре белән бәйле күзаллавы белән бүлеште.
Шулай ук Ассоциация Президиумы әгъзаларын һәм Ассоциациянең Үзәк контроль-ревизия комиссиясе рәисе һәм әгъзаларын сайладылар. Шуның белән съезд үз эшен төгәлләде.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International