Россия Федерациясендә чит илдә белем алу турында танылучы документлар исемлеген арттыру тәкъдим ителә

2009 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясе депутаты Ирина Яровая белем алу турындагы документ сыйфатында ватандашларыбызның чит илләрдәге уку йортларында югары белем алу хакындагы дипломнарны гына түгел, башлангыч һәм урта һөнәри белем алу һәм фәнни дәрәҗәләр алу турындагы таныклыкларны  да танырга тәкъдим итә. “Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызга карата РФ дәүләт сәясәте турында” законына төзәтмәләрне депутат чәршәмбе көнне кертте дип хәбәр итә РИА Новости.
Әлеге документка аңлатмада Яровая гамәлдәге законда ватандашларыбыз тарафыннан чит илләрдә алган югары белем турындагы дипломнарны гына тану тәкъдим ителүе турында билгели. Шуның белән бергә әлеге норма Россия БДБ илләрендә, Латвия, Литва, Эстониядә белем алган ватандашларына карата төзи торган күп кенә халыкара килешүләргә каршы төшә.
Аерым алганда, сүз гомуми, урта һәм башлангыч һөнәри белем алу, шулай ук фәнни дәрәҗәләр алу турындагы документларның тиңдәшлеге турында бара. Парламентарий хәбәр иткәнчә, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр кабул итү дипломнарны гына түгел, белем алу турындагы бүтән документларны, шул исәптән югары белемнән соң белем алу турындагы документларны да тану мөмкинлеген бирәчәк.
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International