2009 елга Бердәм Дәүләт Имтиханнарын үткәрү расписаниесе

2009 елның 6 феврале, җомга
“2009 елда бердәм дәүләт имтиханнары вакытын һәм аны үткәрүнең бердәм расписаниесен, һәр фән буенча аның дәвам итү вакыты һәм бердәм дәүләт имтиханында куллану рөхсәт ителгән өстәмә җиһаз һәм материаллар исемлеген раслау турында” 2009 елның 19 гыйнварындагы 74 номерлы Мәгариф һәм фән өлкәсендәге Федераль хезмәт боерыгы нигезендә 2009 елда бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) үткәрү вакыты билгеләнде.
БДИны вакытыннан алда апрельдә тапшырырга мөмкин. 26 майдан алып 19 июньгә кадәр БДИ 2009 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук үткән елларда мәктәп тәмамлаганнар өчен үткәрелә. БДИны билгеләнгән вакытта тапшыра алмаганнар дәүләт имтиханнарын июль аенда тапшыра алачаклар.
Үткән елдагыча, барлык фәннәр буенча да БДИ җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 10.00 да башлана. БДИның дәвам итү вакыты да үзгәреш кичермәде (җәмгыять белеме фәне буенча БДИ үткәрү вакыты гына 3 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр үзгәртелде).
Аерым фәннәр буенча БДИда куллану рөхсәт ителгән өстәмә җиһазлар һәм материаллар исемлеге билгеләнде. Мәсәлән, физика буенча үткәрелә торган имтиханда линейка һәм программалаштырылмаган калькулятордан файдалану, химия буенча үткәрелә торган имтиханда – программалаштырылмаган калькулятордан, географиядән үткәрелә торган имтиханда линейка һәм транспортирдан файдалану рөхсәт ителә.
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International