Президент студентларга ярдәм күрсәтү буенча Йөкләмәләр исемлеген имзалады

2009 елның 7 феврале, шимбә
Россия Президенты Д.Медведев югары һөнәри белем бирү һәм студентларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түбәндәге эчтәлекле Йөкләмәләр исемлеген имзалады:
1. Югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына белем алуга максатланган кредитлар бирүне киң җәелдерү өчен оештыру һәм финанс механизмнарын күрү.
Үтәлү вакыты – 2009 елның 1 мае.
2. Россия Федерациясе законнары нигезендә түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтә торган югары һөнәри белем бирү учреждениеләре белән берлектә әлеге программалар буенча укуның барлык вакытына да билгеләнгән күләмдәге түләү кертү мәсьәләсен карау.
Үтәлү вакыты – 2009 елның 1 мае.
3. Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем бирү сыйфатын һәм алар тарафыннан РФның белем бирү өлкәсендәге законнарның үтәлүен һәм саклануын тикшерүне гамәлгә ашырганда ачыкланган кимчелекләргә китергән сәбәпләрне анализлауга аеруча нык игътибар бирү һәм кимчелекләрне юк итүне аларның лицензияләрен яки дәүләт аккредитацияләрен кире алмыйча гамәлгә ашыру, шулай ук кимчелекләрне булдырмау максатыннан югары һөнәри белем бирү учреждениеләренә методик ярдәм күрсәтү.
Үтәлү вакыты – 2009 елның 1 августы.
4. Югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә түләүле нигездә уңышлы белем алучы һәм матди яктан кыенлыклар кичерүче студентларга карата вакантлы урыннар булган очракта түләүсез нигездә укуга күчү хокукы гамәлгә ашырылуына игътибар итү.
Үтәлү вакыты – 2009 елның 1 апреле.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International