Партияләрнең мәҗбүри минималь исәбен этаплап киметү турындагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде

2009 елның 9 феврале, дүшәмбе
РФ Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Д.Медведев сәяси партия әгъзаларының минималь исәбен этаплап киметү белән бәйле рәвештә, “Сәяси партияләр турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертте.
Закон проекты Президентның Россия Федерациясе Федераль Җыенына Юлламасының сәяси партия әгъзаларының партияләрне оештыру һәм аларның эшчәнлекләре өчен, шулай ук сәяси партияләрнең даими эшләүче җитәкче органнары җитәкчеләре ротациясен гамәлгә ашыру өчен кирәк булган минималь исәбен этаплап киметү пунктын гамәлгә ашыру йөзеннән кертелде.
Документ нигезендә 2010 елның 1 гыйнварыннан сәяси партия әгъзаларының минималь исәбен 50 меңнән 45 мең кешегә кадәр, сәяси партияләрнең Россия Федерациясе субъектларының яртысыннан артыгында оешкан төбәк бүлекчәләре әгъзаларының минималь исәбен 500 дән 450 кешегә кадәр киметү күздә тотыла.
2012 елның 1 гыйнварыннан сәяси партия әгъзаларының минималь исәбен 40 мең кешегә кадәр, сәяси партияләрнең Россия Федерациясе субъектларының яртысыннан артыгында оешкан төбәк бүлекчәләре әгъзаларының минималь исәбен 400 кешегә кадәр киметү тәкъдим ителә.
Сәяси партия әгъзаларының минималь исәбен киметү барлык төбәк бүлекчәләре һәм сәяси партияләрнең бүтән структур бүлекчәләре өчен дә күздә тотыла.
Закон проекты нигезендә, сәяси партия уставы белән, сәяси партияләрнең даими эшләүче җитәкче органнары җитәкчеләре ротациясен гамәлгә ашыру күздә тотыла.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International