Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында
2009 елның 10 феврале, сишәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырыш барышында закон чыгару эшчәнлеге тәҗрибәсе мәсьәләләре, министрлыклардагы башкарма дисциплина торышы һәм “Татарстан Республикасының Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын гамәлгә ашыру тикшерелде.
Закон проектлары эшчәнлеге тәҗрибәсе һәм Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве турындагы доклад белән ТР юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады. Министр үз чыгышында 2008 елда закон проекты эшчәнлеге планы 100 % ка үтәлде дип билгеләп узды.
Ул шулай ук министрлыкларның планнан тыш закон проектлары эшчәнлеге, 2007 ел белән чагыштырганда, үзгәрешләр кичермәве, министрлыкларның республика дәрәҗәсендәге закон чыгару процессының актив катнашучылары булып торуларын ассызыклады.
Үткән елдагы үзенчәлекләргә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларын әзерләүдәге рольләре үсешен кертергә мөмкин.
2008 елда федераль закон проектларын әзерләү Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының үз инициативалары, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Премьер-министры йөкләмәләре, шулай ук ведомствоара эшче төркем кысаларында яңгараган йөкләмәләр нигезендә гамәлгә ашырылды.
Министр шулай ук Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве тәҗрибәсе хакында сөйләде һәм теркәлгән норматив хокукый актлар саны үсүенең уңай статистикасын китерде, теркәлмәгән норматив хокукый актларның ачыклану очраклары һәм дәүләт теркәвеннән кире кагу сәбәпләрен билгеләде.