“Татарстан Республикасы Экология кодексы” турында

2009 елның 10 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев кул куйган “Татарстан Республикасы Экология Кодексы” көченә керде.
Кабул ителгән кодекс әйләнә-тирә мохитне саклау, табигый объектларны саклау һәм файдалану, атмосфер һаваны, су объектларын, җир ресурсларын һәм туфракны, үсемлекләр дөньясын, урманнарны, хайваннар дөньясын саклау, махсус сакланылучы табигый территорияләрдәге әйләнә-тирә мохитне саклау кебек комплекслар өлкәсендәге хокук мөнәсәбәтләрен җайга салуны үз эченә ала.
Экология экспертизасы, җитештерү һәм куллану калдыкларын норматив җайга салу, экологик яктан уңышсыз территорияләр кебек мәсьәләләр җайга салынган.
Татарстан территориясендә табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендәге эшчәнлекне планлаштыру, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология куркынычсызлыгы гарантияләрен тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасының экологик яктан тотрыклы үсеше һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү стратегия планы эшләнә, кабул ителә һәм раслана. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында федераль дәрәҗәдәге таләпләр һәм нормаларны үз эченә алган әйләнә-тирә мохит сыйфатының республика нормативлары раслана.
Әйләнә-тирә мохитне саклауны һәм табигатьтән рациональ файдалануны икътисадый җайга салу механизмы ачыкланды. Әйләнә-тирә мохит һәм табигать ресурслары экология мониторингының бердәм региональ системасы билгеләнде.
Кодекс рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көннән көченә керә.
Кодекс 2009 елның 20 гыйнварындагы 10 номерлы “Республика Татарстан” һәм 2009 елның 20 гыйнварындагы 9 номерлы “Ватаным Татарстан” газеталарында дөнья күрде.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International