Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышы узды. Аның барышында 9 закон проекты тикшерелде, алардан 2 закон проекты – “Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 20 статьясына үзгәреш кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проектлары караудан төшереп калдырылды,
- 2 закон проекты – “Мәдәният турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Законының 32 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектлары эшләп бетерергә җибәрелде, алар Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының экспертлар советы утырышында кабат каралачак.